Проект турында

Татар һәм рус телләрендәге «Без бергә» – «Мы вместе» балалар өчен халыклар арасындагы дуслык турындагы инновацион күңел ачу һәм танып белү проекты Татар балалар нәшрияты тарафыннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортының консультацион ярдәме белән эшләнде. Проект үз эченә түбәндәге элементларны алган комплекс булып тора:

  • «Без бергә» – «Мы вместе» китап-әкияте,
  • www.без-берге.рф сайты,
  • «Без бергә» – «Мы вместе» мобиль кушымтасы. Ул үз эченә тавышландырылган комикслар, интерактив уеннар (мемориналар, буягычлар, башваткычлар һ.б.) һәм караоке-җырлар алган.

Комплексның һәр элементы мөстәкыйль продукт буларак та, башка элементлар белән бергә дә файдаланылырга мөмкин. Бу белем бирү нәтиҗәсен күп тапкырга арттыра. ББ_Баба_Яга